Яңалыклар 2026

05.03.2026
1 марттан  Росссия Социаль фондының Татарстан бүлеге түли торган бердәм пособие билгеләгәндә алимент исәпләү кагыйдәләре үзгәрде
2026 елның 1 мартыннан бердәм пособие билгеләгәндә алиментны исәпкә алу тәртибендәге үзгәрешләр үз көченә керде. Түләү сорап мөрәҗәгать иткән яки аны озынайтачак гаиләләргә яңа норма кагылачак. Ата-ананың алимент түләтү турында суд карары яисә суд приказы булмаган  очракта,  гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләгәндә, Татарстан Республикасы буенча айлык номиналь хезмәт хакыннан (Росстат мәгълүматлары буенча) түбәндәге суммалар исәпкә алыначак: бер балага күрсәтелгән зурлыктан - 1/4, ике балага - 1/3, өч һәм аннан да күбрәк балаларга - ½ өлеш. Алимент суд тарафыннан билгеләнгән очракта, гаилә керемендә мөрәҗәгать итүче пособие билгеләүне сорап биргән гаризада күрсәткән фактта кергән суммалар гына исәпкә алына. 
"Яңа нормаларның балалары булган гаилә янчыгында чын саннар ассылыгында ничек чагылыш табачагын карап китик. Татарстан Республикасы буенча уртача айлык номиналь хезмәт хакы 75 764 сум тәшкил итә. 1 һәм 2 балалы гаиләләр өчен исәп-хисапның нигезенә нәкъ менә шул күрсәткеч ятачак. Формула болай күренә: Татарстан Республикасы буенча уртача хезмәт хакы бала санына карап 4 кә яки 3 кә бүленә. Димәк, бер балалы гаилә өчен  сумма 18 941 сум, ә 2 балалы гаилә өчен 25 254 сум тәшкил итә булып чыга. Гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә, ата-аналарның рәсми керемнәренә нәкъ менә шушы саннар өстәләчәк», - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.    
Бердәм пособие - 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатыннарга ярдәм итү чарасы ул. 2025 елда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 220 меңнән артык баланың ата-аналарына пособие билгеләде. Түләү гаилә керемнәрен һәм мөлкәтен исәпкә алып мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү йомгаклары буенча бирелә.
2026 елның 1 гыйнварыннан башлап, гаиләдә җан башына айлык керем бер кешегә региональ яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме 8 МРОТтан ким булган гаиләләр түләү алырга хокуклы. 
Моннан тыш, яңа елдан гаиләнең җан башына туры килә торган кереме хисабында эш бирүчеләр тарафыннан бала туганда яисә уллыкка алынганда бер тапкыр бирелә торган матди түләүләр, шулай ук вакытлыча башка территорияләргә күчерелгән Курск өлкәсе халкына айлык финанс ярдәм исәпкә алынмый. 
Картлык буенча, туендыручысын югалту яки инвалидлык буенча пенсия алу хезмәт эшчәнлегеннән керем булмауның җитди сәбәбе булып санала. Исәп-хисап чорының 10 аенда керемнәр булмауның нигезле сәбәпләре булган очракта, нульле керемле гражданнарга бердәм пособие билгеләү кагыйдәсе элеккечә кала.
Шулай ук, кирәкле минималь керемне билгеләгәндә,  хезмәт хакыннан һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән алынган керемнәрдән тыш, (һәм башка эшчәнлек) вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие исәпкә алына.
Бердәм пособиегә гаризаны «Дәүләт хезмәте» порталы аша, Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтләрендә бирергә мөмкин. Пособие 12 айга билгеләнә, шуннан соң яңа гариза бирергә кирәк. Түләү күләме республикада яшәү минимумы күләменең 50, 75 яисә 100 процентын тәшкил итә. 2026 елда Татарстанда ул 15 615 сумга тигез.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

04.03.2026
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге производствода зыян күргән гражданнарга 31 яңа автомобиль тапшырды
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге производствода зыян күргән гражданнарны транспорт чаралары белән тәэмин итүне дәвам итә. 20 февраль көнне 31 татарстанлы яңа автомобиль ачкычлары алды. Шуларның сигезенә LADA Vesta, егерме өченә LADA Granta автомобильләре бирелде. 
"Транспорт чаралары белән тәэмин итү программасы - социаль гарантия генә түгел, бу - безнең  уртак җиңүебез. Ерак араларны якынайту, тормыш шартларын җиңеләйтү, стереотипларны җиңү ул. Сезнең һәркайсыгыз өчен автомобиль - хәрәкәт итү чарасы гына түгел, көндәлек мәшәкатьләрне җиңү һәм ерак булып тоелган араларны якынайту өчен ышанычлы партнер да», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Автомобиль алу өчен нигез булып медик-социаль экспертиза учреждениеләре тарафыннан рәсмиләштерелә торган зыян күрүчене реабилитацияләү программасы тора. Белгечләр программада автомобиль белән идарә итәргә рөхсәт бирми трган медицина күрсәтмәсе булу-булмавын, шулай ук транспорт чарасының модификациясен һәм идарә итүнең кирәкле тибын күрсәтәләр.
Махсус автотранспорт алучының  закон билгеләгән таләпләрне үтәргә тиешлеген ассызыклап үтәргә кирәк. Аерым алганда, гражданнар транспорт чараларын Дәүләт автоинспекциясендә билгеләнгән срокларда теркәргә тиеш. Җиде ел дәвамында автомобиль аның хуҗасы тарафыннан гына эксплуатацияләнергә тиеш, машинаны сату, бүләк итү яки башка затларга тапшыру рөхсәт ителми. Килешүнең әлеге шартлары үтәлмәгән очракта бирелгән автомобильнең эквивалент бәясе түләттрелә. 
Куллану чорында автомобиль хуҗаларына берничә компенсация чарасы бирелә: кварталга бер тапкыр  ягулык-майлау материаллары һәм техник хезмәт күрсәтү чыгымнары өлешчә каплана, ОСАГО полисы бәясенең яртысы компенсацияләнә, эксплуатацияләү чорында бер тапкыр Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд  бүлеге хисабыннан капиталь ремонт ясау мөмкинлеге бирелә. Җиде еллык срок тәмамлангач, медицина күрсәткечләре гамәлдә булган очракта, граждан яңа автомобиль алуга дәгъва итәргә хокуклы, аңа элек бирелгән транспорт чарасы инвалидның үз милкенә күчә.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

 

 

27.02.2026
2026 елның 1 июненнән Татарстанда  балалары булган гаиләләр  социаль ярдәмнең яңа чарасын - ел саен бирелә торган гаилә түләүләрен ала алачак
2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче,  18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче  ата-аналар  (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк.
Түләү илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә: мөрәҗәгать итүче һәм аның балалары Россия Федерациясе гражданнары;
ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган; керемнәргә салым (НДФЛ) түли һәм алимент буенча бурычлары юк.
Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү төбәгендә узган елда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумының  1,5 күләменнән артырга тиеш түгел. Түләү билгеләгәндә, гаиләнең  тәэмин ителеш критерийлары да исәпкә алына.
"Түләү алырга хокук булу-булмауны ачыклау өчен җан башына туры килә торган керемне исәпләргә кирәк. Моның өчен түбәндәге формуланы кулланалар: Җан башына уртача керем = (Гаиләнең еллык  керемнәре  ÷ 12) ÷ Гаилә әгъзалары саны.
Мәсәлән, дүрт кешелек гаилә Татарстанда яши. 2025 елга яшәү минимумы биредә 15 073 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Узган ел ата-аналарның икесе дә 32 000 сум хезмәт хакы алып эшләгән, башка керемнәре булмаган. Димәк, гаиләнең җан башына уртача кереме 16 000 сумга тигез. Бу сумма төбәктә яшәү минимумының бер ярым күләменнән кимрәк (22609,50 сум), димәк, түләүгә дәгъва кылырга мөмкин.
Ягъни 4 кешелек гаиләнең түләү алуга исәп тота ала торган максималь еллык кереме 1 085 256 сумга җитә дип санап чыгарырга кыен түгел.  Бу очракта ата-аналарның хезмәт хаклары 45 219 сумнан артык булмаска тиеш”, - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13% ставка белән физик затлар кеременә салым (НДФЛ) тотыла. Ел нәтиҗәләре буенча салым киметелгән ставка буенча - 6% итеп санала. Аерма  гаиләгә кайтарыла. Югарыда китерелгән   мисалны дәвам иткән очракта, әгәр дә ир белән хатынның берсе 2025 елда һәр ай саен 32 000 сум хезмәт хакы алып, аның башка керемнәре булмаса, бер ел эчендә аннан 49 920 сум керем салымы тотылган булып чыга.  6% ставка буенча салым 23 040 сум тәшкил итә. Аермасы - 26 880 сум. Әлеге сумманы  гражданин кире кайтара ала. 
Салым кайтарырга хокуклы  гражданнар НДФЛ түләгән елдан соң килгән  елның 1 июненән 1 октябренә кадәр гариза бирә ала. Ягъни 2026 елда  2025 ел түләүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күпфункцияле үзәк  яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Кирәкле мәгълүматларның күпчелек өлешен фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә соратап алачаклар, әмма аерым белешмәләрне (мәсәлән, уку йортыннан) мөрәҗәгать итүчегә шәхсән бирергә кирәк булачак. Социаль фондта гариза 10-30 эш көненә кадәр карала, уңай карар кабул ителгәннән  соң, акча 5 эш көне дәвамында күчерелә. Түләү елына бер тапкыр башкарыла, ә түләү алу  хокукын  ел саен расларга кирәк.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

18.02.2026
Социаль фондның төбәк бүлеге 2025 елда Татарстаннан килгән йөзләгән студентка йөклелек һәм бала табу буенча пособие түләгән
2025 елның 1 сентябреннән көндезге бүлектә укучы студентлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләүнең яңа федераль тәртибе үз көченә керде. Узган елда 100 студент  әлеге пособиене ала алган инде. 2026 ел башыннан пособие билгеләү турында 20 карар кабул ителде,  41 гариза  карау стадиясендә. Студентлардан мөрәҗәгатьләр кабул итү һәм эшкәртү эшчәнлеге дәвам итә. 
Пособие күләме хезмәткә сәләтле халык өчен региональ яшәү минимумы күләменең 100 % ыннан чыгып исәпләнә. 2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бу күрсәткеч 17 547 сум күләмендә билгеләнде. Шулай итеп, йөклелек һәм бала табу буенча стандарт саналучы 140 көн дәвамлылыктагы ял өчен студент 81 886 сум күләмендә түләү алырга мөмкин. Бала табуның  катлаулы очрагында ял 156 көнгә кадәр озайтыла, пособие  суммасы якынча 91 244,40 сум тәшкил итәчәк. Төрле җенестәге  йөклелек очрагында  194 көн дәвамлылыктагы  ял өчен пособиенең  гомуми күләме 113 470,60 сумга җитәчәк.
«Түләүне рәсмиләштерү өчен медицина оешмасыннан хезмәткә сәләтсезлек чорын раслаучы, уку йортыннан студентның көндезге уку бүлегендә укуы турында  белешмә тапшырырга  кирәк. Белем бирү оешмасыннан алынган белешмәдә уку йортының тулы  исеме, мөрәҗәгать итүченең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, туу датасы, көндезге формада белем алуы, шулай ук әлеге студентка  моңа кадәр йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләнмәгәнлеген раслау турында мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш ", - диде Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Гаризаны йөклелек 30 атнадан  узгач  тапшыру мөһим. Төрле җенестәге  йөклелек  булган очракта, 28 атнадан соң  мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гариза бирү өчен кулда  алда әйтеп узган  ике белешмә булу зарур.
Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталында, «Минем документлар» үзәгендә(күпфункцияле  үзәктә) яисә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин. 
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).


18.02.2026
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлекчәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә 20дән артык төрле социаль ярдәм чаралары  күрсәтә
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре Россия Социаль фонды ярдәм чараларының киң комплексыннан файдаланырга  хокуклы. Татарстан Республикасы буенча Россия  Социаль фонды бүлеге  20 дән артык  төрдәге ярдәм чараларын гамәлгә ашыра, алар  арасында пенсия белән тәэмин итү, түләүләр билгеләү һәм реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү кебек  чаралар бар. Күпчелек чаралар тиешле дәүләт органнарыннан алына торган белешмәләр нигезендә проактив форматта, ягъни гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелә.
Социаль фонд хәрби хезмәткәрләрнең үзләренә генә түгел, аларның гаилә әгъзаларына да ярдәм күрсәтә. Аерым алганда, балаларга бердәм пособие билгеләү өчен гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен бәяләгәндә, мобилизацияләнгән ата-ана керемнәре исәпкә алынмый.  Мобилизацияләнүче гаиләсендә 3 яшькә кадәрге бала булган очракта, аның хатыны бердәм пособиегә өстәмә итеп чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрнең баласына түләнә торган айлык пособие алырга хокуклы. Мобилизацияләнгән  хәрби хезмәткәрнең авырлы хатынына шулай ук бер тапкыр бирелә торган махсус   түләү билгеләнә.
Махсус хәрби операциядә  катнашучылар өчен пенсия белән тәэмин итүнең махсус шартлары эшли. Мобилизация буенча чакырылган гражданнарның һәм хәрби операциядә үз теләкләре белән катнашучыларның  махсус хәрби операциядә катнашу чоры иминият  стажына икеләтә күләмдә исәпләнә. Бу хәрби хезмәтнең бер елы хезмәт стажына ике ел итеп кертелә һәм  гадәти 1,8 урынына 3,6 пенсия коэффициенты (ИПК) билгеләргә мөмкинлек бирә дигәнне аңлата. 
«Сугышчан хәрәкәтләр ветераны статусын алучыларга  ай саен 4 838,63 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнә. Бу ярдәм чарасы  дарулар, шифаханә-курорт дәвалануы һәм дәвалану урынына бушлай бару-кайтуны берләштерә торган социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) үз эченә ала. Гражданнар бу хезмәтләрне натураль формада алырга яисә аларның акчалата эквивалентына өстенлек бирергә хокуклы”, - диде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Мобилизацияләнгән яки контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәргә инвалидлык билгеләнгән очракта, пенсия белән тәэмин итү көч ведомстволары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ирекле формированиеләрдә катнашып инвалидлык алучыларны пенсия белән Социаль фонд органнары тәэмин итә. Айлык акчалата түләү алуга хокук берничә нигез буенча  барлыкка килгәндә, түләү алучы өчен иң отышлы вариант буенча билгеләнә. Айлык акчалата түләү һәрвакыт Социаль фонд органнары  тарафыннан гына билгеләнә. Социаль фонд органнарыннан пенсия алучы хәрби хәрәкәтләр инвалидларына шулай ук автомат рәвештә 1 000 сум күләмендә айлык өстәмә матди тәэмин итү (ДЕМО) билгеләнә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Социаль фонд органнарында исәптә торучы махсус хәрби операция ветераны сугыш җәрәхәте аркасында инвалидлык алган очракта, берьюлы ике пенсия - инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе алырга мөмкин.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

11.02.2026
Татарстанда яшәүче 12 меңнән артык кеше булачак пенсиясен формалаштыруга ирекле взнослар түли
65 яше тулган ир-атлар һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызлар 15 еллык  иминият стажы һәм 30дан да ким булмаган шәхси пенсия коэффициенты туплаган очракта, аларның  картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләү хокуклары барлыкка килә. 
Үзмәшгуль гражданнар бары һөнәри керемгә генә салым  түлиләр. Шул ук вакытта алар,  Россия  Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлегенә ирекле иминият кертемнәре түләп барып, булачак пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыра алалар. Бүгенге көндә республикада үз-үзләрен эш белән тәэмин итүче 12 240 кеше мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә керде һәм кертемнәр түли.
Взнослар түләүче буларак теркәлү өчен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә гариза бирергә кирәк. Гаризаны "Минем салым" мобиль кушымтасы ярдәмендә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша юлларга, документларны почта аша җибәрергә яки фондның төбәк бүлеге клиент хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин.
2026 елда “Һөнәри керемгә салым” режимын кулланучы үзмәшгульләр өчен иминият кертемнәренең минималь суммасы 71 525,52 сум тәшкил итә. Бу сумманы түләгән үзмәшгуль кешегә бер ел иминият стажы һәм 1,090 индивидуаль пенсия коэффициенты исәпләнә.
Түләнгән сумма теркәлгән күләмнән азрак булган очракта стажга түләнгән суммага  пропорциональ чор гына кертелә. Ирекле кертемнең максималь күләме 572 204,16 сумга тигез, бу  суммага 8,720 ИПК туры килә. Взносны  тулысынча берьюлы да,   ел дәвамында өлешләп тә күчерергә мөмкин, әмма акчаны агымдагы календарь елның 31 декабренә кадәр түләп бетерергә  кирәк.
"Ирекле кертемнәр түләү нәтиҗәсендә формалаша торган пенсия коэффициентлары һәм стаж шәхси счетта киләсе елның 1 мартына кадәр  теркәлә. Кергән түләүләр исәпкә  автомат режимда алына, шуңа күрә түләүләрне раслаучы документларны  Социаль фонд бүлегенә тапшырыру зарурлыгы юк”, - дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

11.02.2026
2026 ел башыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм бала табуга бәйле рәвештә максималь һәм минималь түләүләр артты
Йөклелек һәм бала табу буенча стандарт дәвамлылыгы 140 көн тәшкил иткән ял буенча  пособиенең максималь күләме 955 836,00 сум тәшкил итә. Шул ук  дәвамлылыктагы ял өчен, йөклелек һәм бала табу буенча ялга чыкканда тулы ставкага эшләгән очракта, пособиенең минималь күләме 124 702,20 сумга тигез. 
Йөклелек һәм бала табу буенча пособие исәпләү өчен булачак ананың иминият очрагы (йөклелек һәм бала табу буенча ял) барлыкка килгән елга  кадәрге ике еллык хезмәт  хакы исәпкә алына. Ике еллык хезмәт хакы суммасы  730 га, ә инде исәп-хисап чорында кәбисә ел туры килгән очракта, 731 көнгә бүленә. Алдагы ике ел дәвамында йөклелек һәм бала табу яисә  бала карау буенча ял, шулай ук вакытлыча хезмәткә яраксызлык  очраклары булган булса, бу чорлар гомуми көннәр исәбеннән төшереп калдырыла. Әлеге пособиене исәпләгәндә,  иминият стажы исәпкә алынмый, түләү һәрвакытта да уртача хезмәт хакының 100% ын тәшкил итә.
Рәсми рәвештә эшләүче затларга түләнә торган вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы быел көненә 6 827,40 сум тәшкил итә, ул уртача  хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. 
Хезмәткә түләүнең  билгеләнгән минималь күләменнән (МРОТ)азрак акча алып эшләгән  яисә иминият стажлары 6 айдан  кимрәк булган очракларда, уртача көнлек хезмәт хакы МРОТтан чыгып исәпләнә.  Агымдагы елның 1 гыйнварыннан   хезмәткә түләүнең минималь күләме  арттырылды, ул  27 093,00 сум тәшкил итте. Бу үз чиратында вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре буенча түләүләрнең минималь күләмен арттыруга йогынты ясады.
«Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие күләме иминият стажына һәм хезмәткәрнең хезмәт хакына бәйле - ул индивидуаль рәвештә исәпләнә. Санаганда,  иминият очрагы башланган елга кадәрге ике календарь еллык хезмәт хакы исәпкә алына. Уртача көнлек хезмәт хакы ике еллык хезмәт хакы суммасын 730 гә бүлү юлы белән билгеләнә , йөклелек һәм балу табу буенча пособие исәпләү өчен уртача көнлек хезмәт хакы суммасы хезмәткә яраксызлык көннәре санына тапкырлана. Хезмәт стажы 8 елдан артык булса,  уртача хезмәт хакының 100%ы ,  5 елдан 8 елга кадәр тәшкил иткәндә - 80%ы, 5 елдан азрак булган очракта - уртача хезмәт хакының 60%ы түләнә», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 
2025 елда вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр түләүгә социаль фондның Татарстан бүлеге 18,6 миллиард, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләргә - 5,1 миллиард сумнан артык акча күчерде.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

03.02.2026
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге яңа туган балалар өчен СНИЛСларны проактив режимда рәсмиләштерүне дәвам итә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси лицевой счётларның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерүне дәвам итә. СНИЛС рәсмиләштерү өчен ата-аналарга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 
Иминиятләштерү номеры баланың тууын ЗАГС органнарында теркәгәннән соң ук бирелә һәм гомере буе гамәлдә була. Социаль фондның төбәк бүлегенә мәгълүмат  кергәннән соң, әнинең "Дәүләт хезмәте" порталындагы  шәхси кабинетына лицевой счёт ачылу турында хәбәрнамә җибәрелә.
Ата-аналарның порталда расланган исәп язуы булмаган очракта, СНИЛСны Социаль фондның Татарстан бүлеге клиент хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә шәхсән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Моның өчен мөрәҗәгать итүченең паспорты   һәм баланың туу турында таныклыгы кирәк булачак.  Иминиятләштерү номеры мөрәҗәгать иткән көнне үк бирелә. 
"Баланың шәхси исәп номеры  социаль түләүләр билгеләү һәм ана капиталын рәсмиләштерүдән алып, мәҗбүри медицина иминияте полисы алу һәм медицина оешмасына беркетелү кебек күпчелек дәүләт хезмәтләрен рәсмиләштергәндә кулланыла. Киләчәктә СНИЛС хезмәт эшчәнлеген раслау һәм  пенсия хокукларын формалаштыру өчен дә кирәк булачак», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 
СНИЛС 11 цифрдан тора һәм бер тапкыр гына бирелә. Ул фамилия алмаштырганда яки документларны югалткан очракта да үзгәрми. Хезмәтләрдән файдалану  өчен иминият таныклыгының  кәгазь форматы таләп ителми – мөрәҗәгать иткәндә, шәхси исәп номерын белү дә җитә. Ул мәгълүмат ата-ананың берсенең шәхси кабинетында бар. 
ЗАГС, Социаль фонд һәм "Дәүләт хезмәте" порталы системаларында анкета мәгълүматлары туры килгән очракта, СНИЛС турындагы мәгълүмат ананың шәхси кабинетында күрсәтелә. Әгәр фамилия алмашынганнан соң мәгълүматлар яңартылмаган булса, баланың СНИЛСы турындагы белешмәләр күренмәскә мөмкин, бу очракта шәхси мәгълүматларны актуальләштерергә кирәк. 
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге күрсәтә торган социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм  Телеграм. рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

02.02.2026
1 февральдә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге социаль һәм иминият түләүләрен индексацияләде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2026 елның 1 февраленнән  кайбер социаль һәм иминият түләүләренең күләмен арттырды. Бу, ел башыннан социаль ярдәмнең күп кенә чаралары бәйле булган яшәү минимумы үзгәрү сәбәпле,  пенсияләрнең гыйнвар индексациясеннән соң  арттыруларның икенче дулкыны.  РФ Хөкүмәте карары проекты нигезендә арту күләме 1 февральдән 5,6% тәшкил итте.
Арттыру беренче чиратта инвалидларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм федераль ташламалардан файдалану хокукы булган гражданнарга кагылды.
Моннан тыш, балалары булган гаиләләргә түләүләр - эшләмәүче ата-аналар өчен баланы яшь ярымга җиткәнче тәрбияләү буенча ай саен бирелә торган пособие, йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр бирелә торган пособие, шулай ук бала туганда яисә уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган пособие индексацияләнде. Февральдән ул 28,5 мең сум тәшкил итә. Инвалид баланы яисә 8 яшьтән өлкәнрәк баланы уллыкка алган гаиләләр өчен бер тапкыр бирелә торган пособие 217 мең сумнан артып китте.
Шулай ук дарулар белән тәэмин итүне, шифаханә-курорт дәвалануына юлламаларны һәм дәвалану урынына бару-кайту чыгымнарын үз эченә алган социаль хезмәтләр җыелмасының (НСУ) акчалата эквиваленты да арта. Федераль ташламалардан файдалану хокукы булган кеше  акчалата компенсация формасына өстенлек биргән очракта, аның күләме февральдән якынча 1,8 мең сум тәшкил итә. 
Моннан тыш, ана капиталы күләме дә арта. Сертификат акчаларын кулланмаган гаиләләрне сизелерлек арту көтә. Алар өчен сумма 728,9 мең сумга кадәр артачак. Ана капиталы сертификаты чаралары күләме турында мәгълүмат белән ата-аналар "Дәүләт хезмәте" порталында танышып була, Татарстан Социаль фонды  бүлегенең һәм күпфункцияле үзәкләрнең  клиент хезмәтләрендә дә ачыклык кертергә мөмкин.
"Февраль индексациясе социаль ярдәм алучыларның берьюлы берничә категориясенә - инвалидлыгы булган кешеләрдән һәм ветераннардан алып балалары булган гаиләләргә кадәр кагыла.  Барлык кабат исәпләүләр  автомат рәвештә башкарыла, шуңа күрә арттырылган күләмдә түләүләр алу өчен республика халкына Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә һәм  гаризалар бирергә кирәкми», - дип билгеләп үтте Татарстан  Социаль фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге күрсәтә торган социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм  Телеграм. рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

27.01.2026
Татарстанда 2000нән артык күп балалы әни пенсиягә вакытыннан алда чыкты
Безнең республикада өч һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче  тәрбияләгән хатын-кызлар иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. 2025 елның унике аенда бу хокуктан республиканың 2000нән артык хатын-кызы  файдаланды. 
"Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукыннан тәрбиягә алынган балаларны сигез яшькә кадәр тәрбияләүче хатын-кызлар да файдалана ала. Кануннар нигезендә вакытыннан алда пенсиягә чыгуның түбәндәге яшь чикләре билгеләнде: биш һәм аннан да күбрәк балалы хатын-кызлар - 50 яшьтән, дүрт бала белән - 56 яшьтән, өч бала белән - 57 яшьтән лаеклы  ялга чыга ала», - диде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
2026 елда вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен күп балалы анага кимендә 15 ел иминият стажы тупларга һәм 30 пенсия коэффициенты (ИПК) җыярга кирәк. ИПК санаганда,  балаларны тәрбияләү  чоры календарь ел исәбеннән исәпкә алына: беренче бала өчен -1,8 балл,  икенчесенә - 3,6, өченче һәм дүртенче бала өчен 5,4 балл исәпләнә.
2026 елдан закон барлык балаларны карау чорларын иминият стажына кертүне күздә тота, бу биш һәм аннан да күбрәк балалы әниләрнең пенсияләрен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бала карау чорларын  иминият стажына кертү өчен әлеге периодларга кадәр һәм аннан соңгы чорда хатын-кызның иминият кертемнәре исәпләнгән һәм түләнгән хезмәт чорлары булу зарур.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

27.01.2026
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында үзмәшгульләр өчен ирекле социаль иминиятләштерү буенча эксперимент старт алды
2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды.
Анда  катнашу өчен "дәүләт хезмәтләре" порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы төбәктән эшләргә мөмкин, ә теркәлгәннән соң кеше яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ана булу белән бәйле (декрет, бала карау буенча пособие) пособиеләр әлеге система кысаларында бирелми - эксперимент авыру сәбәпле түләүләргә генә кагыла.
Үзмәшгуль кеше иминият суммасының күләмен - елына 35 000 яки 50 000 сум итеп сайларга мөмкин. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммалар автомат рәвештә үзгәрә. Иминият кертеме күләме сайланган сумманың 3,84% ын тәшкил итә, бу аена 35 000 сум булганда-1344 сум, ә 50 000 сум күләмендә  булган очракта -1 920 сум тәшкил итә. Взнослар гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә  ай, әмма  12 ай алдан да артык булмаган өчен түләргә мөмкин.
Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу хокукы взносларны өзлексез алты ай түләгәннән  соң барлыкка килә. Түләү күләме, наем буенча алдагы эшне дә кертеп, иминият стажына һәм иминиятләшерелүченең системада ничә ай катнашуына бәйле.
8 ел һәм аннан да күбрәк стажы булучылар взносларны 12 айдан артык  түләгәндә, пособие  иминият суммасының 100%ын; 6-12 ай булган очракта - 70% тәшкил итә. 5-8 ел стаж белән: 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 80%, шуның 70%-  6-12 ай түләгән очракта.
5 елдан кимрәк стажлылар 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 60%; шуның 70% - 6-12 ай түләгән очракта.
"Мәсәлән, 8 ел стажы булган Сергей Иванов еллык суммасы 35 000 сум тәшкил иткән ирекле иминиятләштерүгә кушылды. Җиде айдан соң ул 7 көн дәвамында авырый. Пособие аена 24 500 сум, ә 7 көн өчен 5 717,69 сум тәшкил итәчәк. Түләү вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылганнан соң 10 эш көне дәвамында, үзмәшгуль кеше "Минем салым" мобиль кушымтасы яки "Дәүләт хезмәте" порталы аша акча күчерергә ризалык биргән очракта башкарыла,” - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 
Эксперимент 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, ә аңа кушылуга гаризаны 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк.
Махсус салым режимы буенча эшләүче үзмәшгульләр яңа тәҗрибәгә кушылырга яки ирекле иминиятнең гадәти системасын куллануны дәвам итү ысулын уңайлырак дип сайларга мөмкин.
Россия Социаль фонды бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат Татарстан Республикасын СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге : ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була .  
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.

20.01.2026
2025 елда Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонд бүлеге 220 меңнән артык баланың ата-аналарына бердәм пособие билгеләде
2026 елның 1 гыйнварына төбәктә балалары булган  113 меңнән артык  гаилә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие алды. Татарстан Республикасы буенча Социаль  фонд бүлеге бу максатларга 26 млрд. сумнан артык акча юнәлтте.
Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (уллыкка алучыларның, опекуннарның/попечительләрнең) берсенә бирелә һәм кайбер шартларны исәпкә алып билгеләнә. 
2026 елның 1 гыйнварыннан башлап гаиләдә бер кешегә айлык керем җан башына региональ яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме 8 хезмәткә түләүнең минималь  размерыннан ким булмаган гаиләләр әлеге түләүне алуга хокуклы .
Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм ул  Татарстанда балага билгеләнгән  яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2026 елда ул 15 615 сумга тигез. 
Моннан тыш, яңа елдан башлап гаиләнең җан башына туры килә торган кереме хисабында эш бирүчеләр тарафыннан  бала туганда яисә уллыкка алынганда бер тапкыр бирелә торган матди түләүләр, шулай ук Курск өлкәсе халкына вакытлыча башка территорияләргә күчерелү белән бәйле түләнә торган айлык финанс ярдәм исәпкә алынмый. 
Картлык буенча, туендыручысын югалту яки инвалидлык буенча пенсия алу хезмәт эшчәнлегеннән керем булмауның җитди сәбәбе итеп санала. Исәп-хисап чорының 10 аенда керемнәр булмауның нигезле сәбәпләре булган очракта, нульле керемле гражданнарга бердәм пособие билгеләү кагыйдәсе элеккечә кала.
Шулай ук кирәкле минималь керемне билгеләгәндә, хезмәт хакыннан һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән алынган керемнәрдән (һәм башка эшчәнлек) тыш,вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие исәпкә алына.
«Бердәм пособие Фонд тарафыннан, кагыйдә буларак, ай саен агымдагы айда алдагы ай өчен түләнә. Шулай итеп, республика халкы 2026 елның гыйнвар ае өчен яңа кагыйдәләрне һәм индексацияләнгән суммаларны исәпкә алып билгеләнгән беренче түләүләрне  февраль башында алачак,” - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә,  СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. 

19.01.2026
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы инвалидлыгы булган балаларны комплекслы реабилитацияләү буенча пилот проектында катнашучылар арасына керде
Татарстан Республикасы инвалидлыгы булган балаларны комплекслы реабилитацияләү буенча Россия Социаль фондының масштаблы сынау проектында катнаша. 
Татарстан белән беррәттән  программада Белгород, Брянск, Воронеж, Киров, Кострома, Липецк, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза, Томск һәм Ярославль өлкәләре, шулай ук Хакасия, Чувашия Республикасы һәм Краснодар крае да катнаша. 
Проект 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага беренче тапкыр “инвалид бала” категориясе билгеләнгән гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Программаның төп инструменты - электрон сертификат. Аның акчасын сайланган оешмада 21 көнлек төп тернәкләндерү курсын түләүгә генә түгел,  баланың үзе һәм аны озатып йөрүче кешенең   яшәү һәм туклану чыгымнарын каплауга да юнәлдерергә  мөмкин.Электрон сертификат проактив режимда формалаша, Фондның территориаль органы аны медик-социаль экспертиза учреждениесеннән (МСЭ) алынган мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә,  аерым гариза бирү зарурлыгыннан башка рәсмиләштерә. Медик-социаль экспертиза учреждениеләре белгечләре баланың комплекслы тернәкләндерүгә мохтаҗлыгын ачыклый, максатчан тернәкләндерү төркемен билгели һәм ата-аналарына җентекле мәгълүмат бирә. Баланың законлы вәкилләренә гаилә яши торган  төбәктәге һәм   федераль үзәкләрдәге тернәкләндерү оешмасын сайлау механизмын аңлаталар –шулай ук алар күрсәтә торган хезмәтләрнең исемлеге, электрон сертификатны куллану курслары һәм кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат бирәләр.
Сертификат законлы вәкилнең "Мир" картасына рәсмиләштерелә. Тернәкләндерү  хокукыннан беренчел инвалидлык билгеләгәннән соң 12 ай эчендә файдаланырга кирәк.
“Социаль фонд шулай ук тернәкләндерү үткәрелә торган урынга бару һәм кайту буенча ярдәм итүне дә күздә тота. Сертификатны рәсмиләштергәннән соң, ата-ана тимер юл транспорты яисә шәхси машинадан файдалану чыгымнарын компенсацияләү өчен Социаль фондның  клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала”, - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә,  СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала - (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

16.01.2026
2026 елның 1 гыйнварыннан республика халкының иминият пенсияләре 7,6 %ка индексацияләнде
7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте.
Барлык үзгәрешләр пенсионерларның индивидуаль шәхси счетларында исәпкә алына һәм аларның пенсия хокукларын формалаштыруга йогынты ясый. Татарстан Республикасы буенча 2026 ел индексациясе  1 015 855 пенсионерга кагылды. 
Индексация ел саен автомат рәвештә, Социаль фонд органнарына гаризалар бирмичә генә уздырыла. Аның үзенчәлеге шунда: ул хәзер эшләүче пенсионерларны да колачлый. Аларның пенсияләре 2025 ел индексациясен исәпкә алып билгеләнгән пенсия күләменнән чыгып арттырыла. Мондый алым хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларның  да пенсияләрен арттырырга мөмкинлек бирде. 
"Алар өчен иминият пенсиясен түләүнең аерым тәртибе гамәлдә. Эшләгән  чорда теркәлгән, әмма исәпкә алынмаган барлык индексацияләр саклана һәм,  пенсионер эштән туктаганнан соң,  пенсия,   барлык арттыруларны исәпкә алып,  тулы күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге: ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. 
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.

Соңгы яңарту: 2026 елның 27 марты, 10:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International