Скрипканың серле аһәңен ишетмәгән кеше – бернәрсә дә ишетмәгән. Аның тавышы күз яшьләре дә, елмаю да уята. Аның өчен аерым музыкантлар көй иҗат итә.
12 нче октябрьдә район культура йортына Оскар Гомәров җитәкчелегендәге Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреатлары зур концерт программасы белән килде.