Профессиональ хәзерлек курслары дәвам итә

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

25 декабрьдән Матюшино урта мәктәбендә профессия хәзерлек үзәгендә тракторчылар курслары башланып китте. Үзәк дүртенче ел эшли. Монда 34 егет тракторчы һөнәре буенча таныклык һәм права алып чыкты.

2017 ел үзәк өчен уңышлы булды. Матюшино мәктәбе бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булып танылды һәм грант отты. Грант акчасына интерактив тренажёр һәм авыл хуҗалыгы техникасын төзәтү буенча җиһаз алынды. Хәзергесе вакытта икенче курс укучылары юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен шул тренажёрда ныгыталар, ә беренче курс укучылары яңа инструментлар белән танышалар һәм аларны кулланырга өйрәнәләр. Бу эшләргә аларны укытучылар Илдус Шәрәфиев һәм Андрей Токарев өйрәтә.

Бүгенгесе көндә район мәктәпләрендә өлкән сыйныфта укучы кызлар һәм авыл яшьләрен  тегүче һөнәренә өйрәтү буенча хәзерлек эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International