Район больницасында “Дустанә поликлинника: Татарстан стандарты” дигән проект

2018 елның 27 апреле, җомга

2017 нче елда “Дустанә поликлинника: Татарстан стандарты” дигән республика проектына старт бирелде.

Бу проект кысаларында безнең районда нинди эшләр башкарылуы турында баш врач А.Смирнов сөйли.

Проектның максаты – ди ул, - авыруларга комфорт шартлар тудыру һәм диагностиканың эффектлылыгын арттыру.  Бу юнәлештә бездә дә күрсәткечләр бар.

Беренчедән, больницада капиталь ремонт башланды, тәрәзә рамнары алыштырылды, керамограниттан тышкы фасад ясала башлады. Бинада җылы һәм уңайлы. Параллель рәвештә түбә алышына. Алга таба лаборатория реконструкцияләнәчәк.

Аннан соң яңа кадрлар кирәк булачак.

Эшне быел бетерергә тырышачакбыз.

иң мөһиме – пациентларга уңайлы шартлар, яхшы мөнәсәбәт, якты йөз кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International