Районда – соңгы кыңгырау

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Районның барлык мәктәпләрендә 24 нче майда соңгы кыңгырау яңгырады. Ул кыңгырау 103 11 нче сыйныф укучысы өчен – соңгысы. Бу кыңгырау шулай ук кайберләрен өлкәнрәк класска, ә кайбнрләрен олы тормыш юлына озатты.

9 нчы сыйныфны быел 181 укучы тәмамлый. Ә 25 е көнне аларның индн беренче имтиханы – инглиз теле.

Район башлыгы Марат Зиатдинов – Макыл мәктәбенә, Ә Мәгариф  бүлеге җитәкчесе Абрамова Л.В. – Татар Борнашы һәм иИннополис лицеена юл тотачак.

Тантаналы линейкадан соң Макыл мәктәбе һәм Югары Ослан гимназиясе балалары К;азан  Кремленә экскурсиягә юнәләләр.

Алда – имтиханнар. Уңышлар Сезгә укучылар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International