Машинада барган юл кырыйлары чиста булса гына, табигать пейзажы аеруча матур күренә. Кайбер очракта матур кырлар, чәчәкләр үсеп утыра торган болыннар урынына чүп-чар һәм бушаган шешәләр пәйда була.
Безнең Югары Ослан кунаклары, район буенча үткәндә, районның матурлыгына сокланырга тиеш.
Ә җәй көне дачниклар аркасында район халкы 3 тапкыр арта. Шуңа күрә кешеләр үзләре ямьсезлек ясый һәм үз артыннан чистартмый. Мондый очракта административ комиссия гражданнарга 5000 сум штраф салырга мөмкин.
Юлчылар һәм машина йөртүчеләр! Йөргән юлларыгызның чисталыгы турында кайгыртуыгызны сорыйбыз!