Хәрәкәт – тормыш!

2019 елның 18 мае, шимбә

Менә 4 нче ел инде яшүсмерләр-яшьләр клубы мәгариф бүлеге ярдәме белән берлектә «Хәрәкәт-тормыш!» чарасы оештыра.
 
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль - мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Камалетдинова Гөлия мөрәҗәгать итте.

Быел чара ВИЧ – инфекцияне һәм аның белән ассоциацияләнгән авыруларны профилактикалау буенча Бөтенроссия мәгълүмат акциясе кысаларында мәгълүмат минутыннан башланды.

Яшьләр клубы директоры урынбасары Османова Маргарита үз чыгышында яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның  сайтында һәм “В контакте” битләрендә һәм яшүсмерләр клубы инстаграммасында онлайн-анкеталаштыру акциясе кысаларында узарга мөмкин булуын җиткерде.

«Услон яшьләре» иҗтимагый оешмасы вәкилләре Пичугина Ангелина җитәкчелегендә ВИЧ-инфекция белән көрәшүне символлаштыручы истәлекле кызыл тасмалар тараттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International