Районның һәр мәктәбендә 1 нче сентябрь көнне “Киләчәккә омтылучы Россия” дип исемләнгән бердәм темага дәресләр узды.
Бу теманы педагоглар, иҗтимагый оешма җитәкчеләре инде күптәннән күтәреп килә иде.
Чөнки укучыга хәзерге Россиядә үз урынын табу, карьерасын төзү, социаль яклау табу бик мөһим.
Укучыларга бу көнне Россия үсешенең төрле юнәлешләре турында сөйләделәр, яңа проектлар белән таныштырдылар.