Терлек сую пункты төзелешендә комиссия

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Мәмәтхуҗа авыл җирлегендә Нияз Шарапов төзи торган терлек сую пунктының хәзерлеген комиссия тикшерде. Комиссия составында ВСЭ ГУВКМ РТ бүлеге башлыгы  Фәрит Галимов, зона инспекциясе башлыгы  Фиргат Сафин, Югары Ослан ветеринария бүлеге башлыгы Марат Зиатдинов бар иде. 

Алар яңа төзелгән терлек сую бинасының санитар нормаларга туры килүен тикшерде. Бу пунктта көнгә 25 баш эре мөгезле терлек, 30 баш дуңгыз сую  һәм эшкәртү өчен егәрлеге бар.

Суыткычның размеры 140 куб. метр тәшкил итә.

10 көннән объект кулланучыларга тапшырылачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International