Татар Борнашы мәктәбендә тарих укытучыларының “Төп звено укучыларының индивидуаль үсеш траекториясе” дигән тема буенча семинары булып узды.
Анда югары квалификацияле тарих укытучысы Дадыкина И.Н. яңа дәүләт стандартларын тормышка ашыру буенча үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Аннан соң түгәрәк өстәл артында тарих фәненең бүгенге укыту технологияләрен карадылар һәм укытучының яңалыкка омтылуы – дәреснең иң төп ресурсы икәнен ачыкладылар.