Бүген Коргуза авылындагы АО " ТАТАГРОЛИЗИНГ " компаниясенә керүче хуҗалыкта район башлыгы катнашында җыелыш булды.
Район башлыгы җыелышны ачар алдыннан максатны белдерде: Ак Барс Холдин составына керүче ООО " Заволжье" үзенең эшчәнлеген тәмамлый һәм яңа предприятие барлыкка килә.
Яңа АО " ТАТАГРОЛИЗИНГ " җитәкчесе Азат Зиганшин җыелыштагыларга аңлаткан планнарында беренче булып халыкның хезмәт хакын тулысы белән кайтару, бурычларны ябу, кешеләрне яңа предприятиегә урнаштыру кебек максатлар куйды.
Шул ук көнне бу бүлекнең җитәкчесе итеп озак еллар шеланга бүлеген җитәкләгән Шамил Закировны билгеләделәр. Аңа проиэводство проблемаларын тиз арада чишү йөкләмәсен тапшырдылар.