Бүген Югары Ослан гимназиясендә район педагог-психологларының профессиональ конкурсы узды. Аның максаты – мәктәпләрдә психологик службаларның ролен үстерү һәм педагогларның профессиональ осталыгын арттыру булды.
1 нче урын өчен 6 конкурсант көч сынашты (МБОУ «Верхнеуслонская СОШ», «Макуловская СОШ», «Верхнеуслонская гимназия», «Набережно-Морквашская СОШ», МБДОУ «Верхнеуслонский детский сад «Березка» һәм лицей г. Иннополис).
Конкурс 2 турдан: “Визит карточкасы” һәм “Ачык дәрес” тән торды.
Алга таба педагоглар үз осталыкларын Республика күләмендә күрсәтәчәк.