23 нче мартта районның профсоюз лидеры Лилия Хөрмәтуллина ТР һәм РФ дәүләт учреждениеләре Профсоюзларының утырышында катнашты.
ТР Профсоюзларының 2017 нче елдагы эшчәнлеген йомгаклау турындагы мәгълүмат белән төп докладны О.А.Калашникова чыгыш ясады. 2018 нче елга бурычлар да билгеләнде.
Территориаль профсоюз органнары җитәкчеләре Т.И. Боркова һәм Э.Р. Хабибуллина да үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Республика комитеты белгечләре профсоюз членнарының хокуклары, конкурслар, сайтлар һәм ПрофГос» мобиль кушымтасы турында мәгълүмат бирделәр.