Җиңү көне белән!

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле ветераннар, тыл батырлары, сугыш балалары! Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм!

Менә инде кеше гомеренә тиң вакыт безне 1945 нче ел маеннан ерагайта. Ләкин совет кешеләре батырлыгы безнең йөрәкләрдә һәрвакыт яшәячәк!

9 нчы май – һәрберебез өчен буыннарны бәйләүче кадерле халыкчан бәйрәм булып мәңгегә калачак. Ватаны өчен көрәшкән  Геройлар батырлыгыннан да югарырак  батырлык юк!

Без сезнең алда баш иябез, кадерле ветераннар! Бүгенге тантаналы бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да  нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, тормышыгызда һәм эшегездз якты үзгәрешләр теләп калам!

Җиңү бәйрәме белән!

Иң яхшы теләкләр белән район башлыгы Марат Зиатдинов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International