Казанның ИТ-паркында “Дөнья талантлары” дигән халыкара семинар узды. Анда безнең районнан мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Л.Галимуллина һәм методист Ю. Лыкина катнашты.
Үзеңнең киләчәгеңне планлаштыру – һәр кеше үсешенең иң әһәмиятле этабы булып тора. Шәхси үсеш программасы кешегә шәхес булып җитлегергә юл ача. Бу сәләтле балалар белән эш программасы 2015 нче елдан бирле елына 2 тапкыр уздырыла.
Ә 29 нче майда узган чарада кешенең индивидуаль үсеш планын төзү буенча методик эшкәртмәләр каралды.
Катнашучылар арасында министрлык һәм ведомство вәкилләре бар иде. Халыкара һәм федераль партнерлар тәҗрибәсе бу сәләтле баланы барлау буенча модельне камилләштерергә ярдәм итәчәк.