11 нче августта ОВД бүлеге ветераннары Кама Тамагы ветераннары белән очрашты.
Күрше районнан кунакларны район эчке эшләр органнары ветераннары Советы рәисе Лилия Хөрмәтуллина чакырган иде.
Кунакларны полиция полковнигы Олег Евгеньевич Хохорин сәламләде.
10 кешелек делегация ОВД ның музее белән танышты, бер-берсенең тәҗрибәсе белән танышты.
Ахырдан истәлекле фотога төштеләр.