Спорт кеше организмын сәламәтләндерүдә зур роль уйный. Спортта иң җитезләр һәм иң активлар гына уңышка ирешә. Аның белән яшьтән үк шөгыльләнергә кирәк.
Ел саен августның 2 нче шимбәсендә Россиядлә физкультурниклар көнен билгеләп үтәләр.
Бу көнне районның Үзәк китапханәсе халыкны Ял һәм культура паркына спорт темасына багышланган “Җәйге укулар” га җыйды.
Балалар өчен спорт сәгате дә оештырылган иде. Алар төрле спорт уеннарында катнашып, бүләкләр алдылар.
Чара бик файдалы узды.