Студентлар форумы булачак

2018 елның 14 августы, сишәмбе

 4 нче ел рәттән Югары Ослан районында 2000 кеше катнашында 5 нче студентлар форумы ачылды. Форум – һәр талантлы кешенең идеяләрен ача торган, аларны тормышка ашыру юлларын билгеләүче мәйданчык.

Ул 3 сменадан тора 1 нче сменада 600 студент «СПО 2.0» студентлар үзидарәсе турында; 2 нче сменада – 500  үзләре теләп баручылар; 3 нче сменада – 900 кеше “Студент яшьләрнең карьера траекториясе” дигән темага белем алачак.

Фестивальнең тренерлары - яшьләр политикасындагы иң иң уңышлы белгечләр.

Аны оештыру буенча утырышта район башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм Борнаш авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин катнашты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International