Югары Ослан район Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президент Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, министрлык һәм ведомстволардан килгән контроль хатларның үтәлешен анализлый. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр - аерым контрольдә.
14 нче агустка район Советына һәм Башкарма комитетына килгән хатларның саны – 74 һәм 5 – гражданнар мөрәҗәгате.
Аларның үтәлеше шимбә уза торган Совет Аппараты һәм Башкарма комитет җитәкчеләре утырышында регуляр рәвештә карала.