Бүген Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Радуга” балалар бакчасында “Сулагайлар дөньясында” дигән уен – сәяхәт үткәрделәр.
Алар барлык балаларга 1 көнгә генә сулагай булып карарга куштылар. Кунаклар балаларга элементар биремнәр биреп, конкурслар, табышмаклар белән кызыксындырдылар.
Моның белән генә җәйге маҗаралар әле бетми, алга таба балаларны яңа конкурслар көтә.