Бүген, 14 нче августта, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.
Очрашуга 8 кеше шәхси йорт төзү өчен җир бүлеп бирү, торак, сораулары буенча килгән иде. Һәр мөрәҗәгать исәпкә алынды, кайберләре төрле службаларга эш өчен йөкләтелде.
Район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе сәгатҗ 8:00 дән 12:00 гә кадәр кабул итә. Алдан язылу өчен телефоннар: 2-18-39, 2-13-38.
Авыл җирлекләренә чыгып кабул итү графигы район сайтында урнашкан: http://verhniy-uslon.tatarstan.ru