Укыту учреждениеләрендә балаларда экологик тәрби бирү, мәктәп яны территориясен матурлау, төзекләндерү максатыннан быел “Чәчәк атучы бакча – 2018” конкурс игълан ителгән иде.
15-16 нчы август көннәрендә комиссия һәм мәктәп җитәкчеләре бер-берсенең мәктәп һәм балалар бакчаларының бакчаларын карап йөрделәр. Иң төп максат – укытучыларда декоратив культура булдыру.
Җиңүчеләр инде билгеле. Тагын 4 номинация дә үзләренең хуҗаларын тапты. Алар барысы да укытучыларның август кидәшмәсендә бүләкләнәчәк.