“Түгәрәк өстәл” утырышы

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Бүген районның Яшьләр клубында “Укучыларны коррупциягә каршы тәрбияләү. Тәҗрибә уртаклашу” дигән темага “түгәрәк өстәл” булып узды.

Аны район башлыгы урынбасарв Сергей Осянин ачты һәм үзенең бу эшне координацияләү буенча килеп чыккан якларга тукталды.

Районда бюджет чараларын тормышка ашырганда килеп чыккан закон бозу очракларына район башлыгы ярдәмчесе Илназ Нурисламов, контроль – хисап Палатасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина чыгыш ясады.

Аннан соң 5 мәктәпнең директор урынбасарлары үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Бу чарада Югары Ослан мәктәбе президенты Вячеслав Хөрмәтуллин яшьләр арасында активистларны җыеп, шундый ук чара үткәрергә дигән тәкъдим ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International