Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы кырларыннан 9212 гектардан орлыклы культуралар җыеп алынды. Бу барлык культураларның 53% ын тәшкил итә.
Бүгенге көндә барлык предприятиеләр уҗым культураларын урып – җыюны төгәлләде.
"Агрофирма Нармонка" филиалында 15 комбайн эшли. Алар 2 отрядка бүленгән: берсе – арпа ура, икенчесе – бодай.
Комбайнерларның кәефен күтәрү өчен кырларда агидбригадалар йөри. Предприятиегә әле тагын 3000 гектардан икмәк урып алырга кирәк.