Түбән Ослан мәктәбенә – 150 ел!

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Менә барлык хәзерләнү борчулары, йокысыз төннәр, проблемалар артта калды... Бүген инде бәйрәмнең ничек килеп чыгуы турында сөйләшәсе генә калды.

18 нче августта Түбән Ослан мәктәбенең 150 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Бу электән үк укучыларының күплеге, укытучылар коллективының ишлеге һәм дуслыгы белән аерылыпторган бу мәктәпкә бик күп кеше җыйналды. Аларның саны 638 гә җитте.

Нинди генә профессия кешеләре юк монда!

Ала чын йөрәктән котлауларын җиткерделәр. Класс кабинетларына кереп, бер-берсенең хәлен сораштылар, уйнадылар, көлделәр...
Мәктәпнең юбилее һәркемдә тирән кадерле эз калдырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International