18 нче августта сәгать 12.00 дә Кызыл байрак авылында традицион “Сәйдәш аланы” бәйрәме узды. Быел бу бәйрәмне ТР артистлары һәм массакүләм сәнгать эшлелеләре оештырды.
Халыкны бу бәйрәм үзенә елдан-ел күбрәк җәлеп итә. Берничә блоктан торган концерт программасы барышында тамашачылар бөек композитор Салих Сәйдәшевнең иҗаты белән тагын да якынрак таныштылар.
Безнең районнан кунакларны “Иделкәй” ансамбле котлады.