Район башлыгы Марат Зиатдинов котлавы

2018 елның 21 августы, сишәмбе

Хөрмәтле район мөселманнары, район халкы!

Сезне изге Корбан Гаете белән котлыйм! Бу бәйрәм җир йөзендәге барлык халыкны дуслаштыра, берләштерә торган, мохтаҗларга булыша, олыларга хөрмәт, балаларга тәрбия бирә торган изге бәйрәм.

Һәр көн саен милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында уйлап, бер-беребезгә мәрхәмәтле һәм сабыр булырга өйрәнәбез. Безнең районда һәр конфессия кешесенең үз кыйбласы, үз юлы бар.

Район мөселманнары тормышыбызга үз эшләре белән  позитив үзгәрешләр кертә, туганлык, дуслык мөнәсәбәтләре оештыра.

Бу бәйрәм барыбызга да тынычлык, шатлык, саулык һәм бәхет китерсен! Бәйрәм белән, дуслар!

Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г.Зиатдинов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International