Яңа уку елына хәзерлек

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Районның мәгариф учреждениеләрендә ремонт һәм төзелеш эшләре тәмамланды. Анда косметик ремонт, терроризмга каршы сигнализация, янгынга каршы җиһазлар, клумбалар, буялган тәрәзә һәм ишекләр – барысы да 1 нче сентябрьдә балаларны каршы алырга әзер.

Комиссия составында мәктәп директорлары да бар иде. Алар бер-берсенең тырышлыгын, мәктәп бакчаларын, коридорларны күзәтеп йөрделәр.

“Чәчәк атучы бакча” конкурмында 29 учреждение катнашты.

Нәтиҗәләр:
 1нче урын – МБОУ “Татарско-Бурнашевская СОШ”, 2 нче урын  - МБОУ “Октябрьская СОШ” һәм 3 нче урын  - МБОУ “Коргузинская СОШ”.

 Балалар бакчалары буенча: 1 нче урын - МБДОУ “Верхнеуслонский детский сад “Радуга”, 2 нче урын – МБДОУ “Верхнеуслонский детский сад “Березка” һәм 3 нче урын - МБДОУ «Кураловский детский сад».

Бүләкләүләр 28 нче августта август киңәшмәсе кысаларында узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International