19 нчы августта Мәйдан авылында “ Алма спасы! Исәнме!” дигән бәйрәм узды. Халыкны бәйрәм белән котларга Коргуза храмы настоятеле отец Петр килгән иде. Ул халыкка бәйрәмне исәпләп җыелган өчен зур рәхмәтен белдерде һәм сәламәтлек, бәхет теләде.
Авыл җирлеге башлыгы Виктор Михеев авылдашларын бәйрәм белән котлады һәм алдагы көннәргә ышаныч белән яшәргә әйдәде.
Авылда булган һәр мөһим вакыйга читтә калмады: юбилярларны котлау, яңа туган балаларны тәбрикләү, иң чиста йорт конкурсында җиңүче, алтын һәм көмеш юбилярлар, авыл тормышында актив катнашучыларны бер-бер артлы сәламләделәр.
Шунда ук авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә оештырылган. Балаларга төрле уен җайланмалары, иң яхшы кулинарлар конкурсы...
Халыкка бәйрәм бик ошады. Беркем дә читтә калмады. Барысы да күңел ачты.