Республика август киңәшмәсе

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

23 нче августта Кукмарада ТР Презиленты Рөстәм Миннеханов катнашында мәгариф системасының Республика август киңәшмәсе узды.

Аның темасы: “Татарстан Республикасы мәгарифе: киләчәк инвестицияләре”.

Президент үз чыгышында мәгариф системасына иң зур игътибар бирелүе турында әйтте. “Бик күп мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә һәм ремонтлана, күпләре яңа техника белән җиһазлана. Бу – дәүләтнең бурычы. Ә шуңа җавап итеп инвестицияләрне югары сыйфатка юнәлдерергә кирәк”, - диде ул.

Безнең районнан киңәшмәдә район башлыгы Марат Зиатдинов һәм Мәгариф бүлеге башлыгы Людмила Абрамовна катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International