Август ахырында “Мәгариф эчтәлегенең яңарышы – балаларга белем бирү һәм тәрбия бирүдә төп фактор” дигән темага төрле предмет секцияләре узды.
Бүген Югары Ослан мәктәбендә башлангыч класс һәм физкультура укытучылары җыелды. Андагы сөйләшүдә төп басым укыту-тәрбия эшен яңа баскычка күтәрү һәм укытучының профессиональ үсешенә ясалды.