“Ягып җылыту сезоны” профилактик акциясе дәвам итә

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Югары Ослан муниципаль районында «Ягып җылыту сезоны» профилактик операциясе дәвам итә.   Чираттагы рейд  Шылаңгы һәм Вахитов авыл җирлегендә,  социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ирина Алеева, "Өмет утрауы”   комплекслы үзәк директоры Наташа Сигаева, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Платончева комиссия  составында, узды.

Профилактик эш барышында гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча белешмәлекләр һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары тапшырылды.

"Мондый профилактик чаралар янгын килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча белемнәрне  ныгытарга ярдәм итә. Әлеге белемнәргә мөлкәтнең генә түгел, тормышыбызның да сакланышы бәйле», - ди Үзәк директоры Наташа Сигаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International