Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

30 нчы октябрьдә  30-50 нче елларда зур террорга дучар булган сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.
1974 нче елның 30 нчы октябре бу көннәрнең истәлекле датасы.

Бу көнне илдә бик күп төрле истәлекле чаралар үткәрелә.

Ул корбаннарның реабилитациясе турында закон чыкты. Шуннан соң ТР ның беренче Президенты М.Шәймиев репрессиягә эләгүчеләр турында “Истәлек китабы” булдыру дигән күрсәтмә бирде.

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан районның “Өмет утравы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү Үзәге хезмәткәрләре шул коточкыч вакыйгалар корбаннары (алар районда  7 кеше) янына барып, район башлыгы тарафыннан җибәрелгән  продуктлар җыетыгы таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International