29 нчы октябрьдә Югары Ослан районына РФ Думасы депутаты Ирек Зиннуров килде.
Ул башта гражданнарны “Бердәм Россия” приемныенда шәхси сораулары буенча кабул итте, аннан соң яңа төзелгән “Жемчужина” бассейнында яшь йөзүчеләргә мастер-класс күрсәтте.
Аңа сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр арасында Яшьләр клубы җитәкчесе Наталья Котова һәм Яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы Александр Федотов бар иде.
Алга таба ирек Зиннуров “Чемпион” спорт комплексы белән танышты, анда бокс белән шөгыльләнүче команда членнары белән сөйләште.
Аннан юлын дәвам итеп, “Жемчужина” бассейнына барды. Андагы хәлләрне караганнан соң үзенең спорт мастеры икәнен дә дәлилләде.