Искә төшерик...

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

30 нчы октябрьдә  30-50 нче елларда зур террорга дучар булган сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.
1991 нче елда аларның реабилитациясе турында закон чыкты.

Шуннан соң ТР ның беренче Президенты М.Шәймиев репрессиягә эләгүчеләр турында Истәлек китабы булдыру дигән күрсәтмә бирде.
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Яшьләр клубында Югары Ослан үзәк мәктәпләре укучылары өчен  сәяси репрессия корбаннарына багышланган чара булды.

Балалар Николай Сванидзенгың хроник вакыйгалар фильмын карадылар. Аннан соң алар алдында ветераннар Советы рәисе Римма Троицкая шул елларның тарихи вакыйгалары турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International