Кадастр бәясе белән килешмәгәндә нишләргә?

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Бу сорауга ТР Росреестрының кадастр милкен бәяләү бүлеге башлыгвы Алсу Сабирҗанова җавап бирә:
-    Әгәр гариза язучы кадастр бәясе белән риза түгел икән, ул аны суд аша белдерә ала. Я булмаса Росреестр каршында төзелгән кадастр бәясен билгеләү буенча бәхәсләрне чишү комиссиясенә мөрәҗәгать итә ала.
Мондый гаризаны комиссия 1 ай эчендә карарга тиеш. Әгәр бәхәстә гариза язучы отса, кадастр бәясе 1 елны эченә ала һәм  һәр ай өчен түләнә.
Закон буенча кадастр бәясен бәхәскә тартуның 2 төрле нигезе бар:
1.    Күчемсез милек турында дөрес белешмәләр бирмәү
2.     Күчемсез милек объектының кадаср бәясен куя торган датага базар бәясе теркәлүе.
Росреестр кадастр бәясен билгеләми, ә законлы нигез булган очракта бәягә корректировка гына кертә ала.

Гаризалар белән : Казан, Авангардная урамы, 74 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк..  Тел.(843) 255-25-28, 255-25-23

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International