2018 елның 30 октябрендә Югары Ослан гимназиясе базасында "Метапредметлы нәтиҗәләргә ирешү чарасы буларак проект эшчәнлеге" темасы буенча физика укытучыларының район семинары узды. Әлеге семинар - практикумны физика укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Штатнова Л.Е. оештырды.
Семинар кысаларында Людмила Евгеньевна "Проект эшчәнлеге нигезләре"исемле эшлекле уен үткәрде. Куралово урта гомуми белем бирү мәктәбенең физика укытучысы Семина С. Ю.проект эшчәнлеге барышында кулланыла торган төп ситуацияләрне куллану методы белән таныштырды. Югары Ослан гимназиясенең инглиз теле укытучысы Фәйрушина А. Х. семинар темасы буенча мастер-класс үткәрде һәм проектларны бәяләү критерийлары белән таныштырды. Физика укытучылары укучыларның проектларын мөстәкыйль бәяләп карады. Үзенең эш тәҗрибәсеннән чыгып, "Физика өйрәнгәндә проект-тикшеренү эшчәнлеге" темасына доклад белән Слушкин А. М. һәм Бурдина Е. А. чыгыш ясады. Семинарга йомгак ясап, физика укытучылары хезмәттәшләренә һәм методик берләшмә җитәкчесенә проект эшчәнлеге буенча файдалы һәм актуаль мәгълүмат өчен рәхмәтләр белдерде.