31 нче октябрьдә районның Үзәк китапханәсендә “Безнең нинди булуыбызны безгә җырлар сөйләр” дигән әдәби – музыкаль кичә узды. Ул комсомолга 100 ел тулуга багышланды.
Анда килүчеләр Куклихина В. Ф., Решетова А.М., Токарев М.Г., Корчагина Л.А., Фомина Г.С., Куклихин А.М. ВЛКСМ ның ил үсешенә нинди өлеш кертүе, тарихи вакыйгалар, истәлекләр белән уртаклашты.
Кичә буенча Адлер Фарукшинның аккардеоны астында комсомол еллары җырлары шаулап торды. Бәйрәмгә багышлап ясалган “Бу безнең биография” дигән презентация дә бик эчтәлекле иде.
Барысы да бик кәнәгать булып таралышты.