Бүген беренче тапкыр район Советы Аппараты әгъзалары ”Агымдагы 2018 нче ел нәтиҗәләре буенча Совет Аппараты бүлекләре арасында смотр – конкурс” дигән чара узды.
Бу нәрсә өчен үткәрелә?
Аңа җавап: Үзебез өчен.
Һәркем үз эшен анализлый: узган вакыт эчендә нәрсә эшләгән, нинди яңалыклар бар, нинди уңай тәҗрибә тупланылган, нинди авырлыклар кичерелгән, нинди проблемалар бар, аларны ничек чишәргә, үзебез алда нинди бурычлар куябыз? – дигән сораулар куя. Алар кәгазь битләрендә генә калмасын өчен бер – береңә булса да сөйләнергә тиеш.
Бу чарага бүлек башлыклары бик хәзерләнгән. Бик күп проблемалы яклар ачылды. Бергәләп аларны бетерү юлларын таптылар.
Мондый җыелышларны регуляр рәвештә үткәрергә дигән карар кабул иттеләр.