Балалар бакчасы, мәктәп белем бирсә дә, ата-аналарга иң төп нагрузка төшә. Алар гына үз балаларының юлда куркынычсыз йөрүен тәэмин итә ала.
Әмма юлдагы куркыныч ситуацияләрне, аварияләрне укытучы һәм ата-аналарга гына кайтарып калырга ярамый. Балалар үзләре белә торып үзләрен куркыныч астына кую очраклары бик күп.
Кичә Тәтештә шул темага багышланган балалар бакчалары хезмәткәрләре семинары булып узды.
Безнең районнан анда “Березка”, “Радуга”, “Солнышко”, Макыл һәм Куралово тәрбиячеләре катнашты.
Семинардагы практикумнардан шунысы аңлашылды: бергәләп – тәрбиячеләр, ата-аналар, соөиум - эш корганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.