Бүген район культура йортында “Зур этнографик диктант” акциясе узды. Бу чарада җирле үзидарә органнарыннан Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов, культура бүлеге башлыгы Марина Назарова катнашты.
Диктант 30 биремнән тора. Ул 3 нче тапкыр үткәрелә. 2017 нче елда бу чарага СНГ илләре, Кыргызстан, Таджикстан һәм Молдовия халыклары кушылды.
Бу көнне район яхшы нәтиҗәләр күрсәтте; уртача балл 100 дән 70 җыелды. Иң олы диктант язучыга – 72. Ә иң яшенә – 15 яшь иде.
Әлеге диктант халыкның Россия халыклары турындагы белемнәре буенча этнографик грамоталылыгын күрсәтә.