Хәзерге көндә төзелеш башлану турындагы уведомлениеләр аның техник планын һәм күчемсез милек объектының кадастр учетын хәзерләү өчен иң төп документ булып тора.
Хәзер Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кергәннән соң дача һәм йорт хуҗалары документларны Росреестрга үзләре түгел, ә муниципаль хакимият гариза язарга тиеш.
Бүгенге көнгә ТР Кадастра Палатасына барлыгы 240 документлар пакеты керде. Аларның 60 % ы хакимият органнарына дөрес тутырылмаганы өчен кире кайтарылды.
Аның иң төп хаталысы – схема турындагы мәгълүмат. Ул Закон кагыйдәләренә туры килергә тиеш.
2019 нчы елның 1 нче мартына кадәр яңа дача йорты салучылар документларны иске декларация күрсәткәнчә тутыра алалар.