Бүген 90 яшьлек юбилее белән Бөек Ватан сугышы тылы батыры Костюхину Антонину Никитичнаны район башлыгы урынбасары С.Осянин, авыл җирлеге башлыгы В.Раков, ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая котладылар һәм Россия Президенты В.В.Путинның истәлекле котлавын тапшырдылар.
1928 нче елда туган бу ханым сугыш елларын әтисез һәм әнисез уздыра: алар репрессиягә эләгеп бик тиз гомерләрен югалта. Гомер буе колхозда төрле эшләр башкарган бу зат район халкы арасында бик зур дан һәм хөрмәт казана.
Озак гомер һәм сәламәтлек телик аңа.