Югары Ослан районы Советы һәм Башкарма комитеты Аппаратында бүген гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләргә һәм эш башкару дисциплинасына багышланган традцион утырыш булып узды.
Утырыш Алексей Савичевны юбилее белән котлаудан башланды. җитәкчеләр һәм коллегалары аңа ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар һәм иң яхшы теләкләр теләделәр.
А.Савичев үз чиратында район сайтынданы яңалыкларның артуы, аларның тулы тәрҗемәсе, сайтка керү ешлыгы белән барысын да шатландырды.
Анализ күрсәткәнчә. сайтка иң күбесе хатын – кызлар һәм Казан халкы керә икән. Чөнки Казан нан массакүләм халык ел буе Югары Ослан территориясендә яши.
Утырышны район башлыгы урынбасары С.Осянин алып барды.
Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр турында Советның гомуми бүлеге башлыгы Л.Федорова һәм Башкарма комитетның гомуми бүлеге башлыгы А.Юсупова исәп – хисап тотты.
Соңыннан А.Галимуллин “Телефон белешмәсе” кушымтасын актуальләштерү буенча эшләнгән эш турында сөйләде.
Барлык сораулар буенча тиешле службаларга йөкләмәләр бирелде.