Бүген Бакча Сарайда Бакча Сарайда авылдашлар истәлеген мәңгеләштерделәр – һәйкәл ачтылар.
Аны төзер өчен халыкның үзара салым акчаларын тоттылар. Аның ачылышында авылның барлык халкы диярлек һәм тирә-як авыллардан да килүчеләр катнашты.
БУ АВЫЛДАН ФРОНТКА 20 КЕШЕ АЛЫНГАН. Шуның 12 се генә исән кайткан.
Үзара салымны 100% үтәп, шул истәлекне алар акчасына тормышка ашырдылар.
Бу чарада авыл халкына рәхмәт сүзләре белән С.В.Осянин, Ф.Кәримов, Ш.Җәләлетдинов, мәктәп директоры И.А.Шәрәфиев чыгыш ясады.
Ә инде авыл клубына җыелган халыкны Г.Камалетдинова һәм Ф.Янтыкова килеп җиткән бәйрәмнәр белән котладылар.