Октябрьнең соңгы көннәрендә һәм ноябрь башында район башлыгы Марат Зиатдинов һәм аның урынбасары Сергей Осянин районның 90 яшьлек юбилярларын Россия Президенты В.В.Путин исеменнән өйләренә барып котлап йөрделәр.
3 кеше. 3 язмыш. Шундый катлаулы, шундый охшаш, шундый төрле... Кайчан да булса ветераннар белән очрашканда аларның нинди мәрхәмәтле, түземле, кеше яратучан, киләчәккә өмет белән яшәүләренә шаккатасың!
Алар иң авыр коллективлашу елларында, индустрия үсеше, массакүләм героизм, яңа шәһәрләр, ГЭС төзелгән вакытларда, репрессия елларында яшәгәннәр дип уйлап та булмый. Ә ул шулай...
Сүз Костюхиннар гаиләсе турында бара .
Бүген алар балалары, оныклары әйләнәсендә бик яхшы шартларда гомер итәләр.
Бәхетле картлык телик аларга!