Бөкек Ватан сугышының 75 еллык юбилей датасынакадәр бик аз вакыт калып бара. Ул якынайган саен балаларга патриотик тәрбия бирү дә активлаша бара. Алар безнең илебезгә җиңүне якынайтучы кешеләр турында эзләнүләр алып баруны көчәйтәләр.
Шундыйларның берсе – райондашыбыз Семен Коновалов.
Ул чуваш авылы Ямбулатовода туып үскән. Ул чагындагы ач-ялангач авыл тормышының бөтен ачысын татыган Семен бик актив, эшчән, көчле бала булып үскән.
Семен Коновалов буынына Бөек Ватан сугышы эз сала. Бу курку белмәс якташыбызның исемен хәзер урам һәм мәктәпләр йөртә, газета битләрендә басылып чыга.
Аның бүгенге көндә торган йорты да, укыган мәктәбе дә исән түгел, тик китапханәче Л.Лидонова гына Геройның яңадан – яңа истәлекләрен казып чыгаруны дәвам итә, аның туганнары белән элемтәне югалтмый.
Күптән түгел Ямбулатовога Мәскәүдән “Звезда” телеканалы килеп Семен Коновалов торган урыннар белән кызыксынып китте.
Аның турында юбилей көннәренә тагын телевизион тапшыру чыгачак. Ә хәзергә “Җиңелмәс!” исемле фильмны карый торыгыз.
Тарих үз геройларын онытмый.