17 нче ноябрьдә район Советының актлар залында Башкарма комитет инициативасы белән “Ярдәм кулы суз!” сәяси акциясе булып узды.
Бу чарада “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе, Матюшино мәктәбенең ОБЖ укытучысы, ТР ның атказанган укытучысы Гадельшин И.А. беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класс күрсәтте.
Аннан соң укучыларның сорауларына җавап бирде.