Кама Тамагында Идел арты лигасы җиңүчеләре билгеле булды.
Ярышларда Кама Тамагы, Чүпрәле, Кайбыч, Югары Ослан, Тәтеш районнары катнашты.
Кечкенә группалар арасында Кама Тамагы укучылары “Алтын” га ия булды.
2 нче урынга - Кайбыч, ә 3 нче урынга – Тәтеш чыкты.
Олы яшьтәгеләр командасы арасында 1 нче урын – Кайбыч, 2 нче урын – Кама Тамагы, 3 нче урынны Югары Ослан яулады.
Бадминтон ярышларының финалы декабрь аенда Казанда узачак.