Район мәктәпләрендә 4 нче сыйныфта алып барыла торган Дин культурасы нигезләре дәресләрен мониторинглау узды.
ОРКСЭ («Основы религиозных культур и светской этики») курсы светский характердагы уку курсы: аның барлык модульләрендә бердәм методик һәм методологик нигез ята, аны махсус курслар узган укытучылар укыта. Бу модульләргә дин һәм этикадан тыш Россия тарихы, әдәбият, музыка, рәсем сәнгате, күренекле кешеләрнең биографияләре дә керә һәм алар барлык фәннәр белән дә элемтәдщ тора.
Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 155 4 нче сыйныф укучылары арасында 59 бала “Дөнья дини культурасы нигезләре”н, ә 96 бала – ОРКСЭ өйрәнгәне билгеле булды.